Казан

КАЗАН — Татарстан Республикасы башкаласы, Россиянең өченче башкаласы, илнең икътисади, фәнни һәм мәдәни үзәкләренең берсе. Ул Россия Федерациясенең зурлыгы буенча алтынчы шәһәре. Мәдәният, дин һәм тел төрлелеге шартларында дус-тату булып шәһәрдә 1,2 миллион кеше — 100 дән артык милләт вәкиле яши. 2005 елда Казан үзенең 1000 еллыгын билгеләп үтте.

Мәдәният

Казанның мәдәни тормышы бик күпкырлы.  Сәнгатьнең классик төрләре белән беррәттән шәһәрдә мәдәниятнең заманча юнәлешләре дә үсеш ала. Казанда ел саен халыкара фестивальләр үткәрелә. Казанда 9 театр, 34 дәүләт музее, шәхси галереялар, С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы һәм 2 филармония эшли. “La Primavera” Казан дәүләт камера оркестрының даны исә еракларга таралган. Шулай ук шәһәрдә татар һәм рус халыкларының милли бәйрәмнәре дә зур колач белән үткәрелә.

Мәгариф

Казан — Россиянең төп студентлар шәһәрләренең берсе. Татарстан башкаласында 67 илдән 200 мең студент белем ала. Россиянең иң зур югары уку йортлары да - Казан (Идел буе) федераль университеты, А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты һәм Казан илкүләм тикшеренү технология университеты биредә урнашкан.

Инфраструктура

Шәһәрдә яңа йортлар, социаль корылмалар, сәнәгать һәм спорт корылмалары, юллар һәм транспорт чишелешләре төзелә. Шәһәрнең икътисады инновацияле юл буенча үсеш ала, Казанда Европадагы иң эре технопаркларның берсе — “Идея” технопаркы һәм Россиядәге иң зур ITPark эшләп килә. Казан янында яңа гасырда Россия өчен беренче булган шәһәр — Иннополис төзелде, ул шул исемдәге университет белән берлектә киләчәктә мәглүмати технологияләр өлкәсендә әйдәп баручы үзәк булырга тиеш. Иҗтимагый пространстволарны үстерү дәүләт программасы ярдәмендә Казанда шәһәр парклары яңартылды һәм үзгәртеп төзелделәр, бу исә аларны шәһәр халкының һәм башкала кунакларының яраткан урыннарына әверелдерде.

Спорт

Казан 2009 елда Россиянең спорт башкаласы булып танылды. Шәһәр бу исемне хокуклы рәвештә һәм горурлык белән йөртә, Россия спорты үсеше локомотивы ролен үти. Казан халыкара дәрәҗәдәге ярышларда ышанычлы рәвештә чыгышлар ясаучы күп кенә титуллы спортчыларның һәм спорт клубларының туган йорты. Казан 2013 елда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы кабул итте. Спортның 27 төре буенча узган ярышларда 10 меңнән артык атлет катнашты. 2015 елның җәендә Казанда Су спорт төрләре буенча 16 нчы FINA дөнья чемпионаты узды. Титуллы халыкара спорт чараларының уңышлы уздырылуы дөнья спорт бергәлеге тарафыннан танылган.

Туризм

Казан бүген Россиянең туристлар иң күп килә торган шәһәрләренең берсе. Аның уникаль географик урнашуы, мәдәнияте, бай мәдәни мирасы, кунакчыллыгы бар дөньядан кунакларны үзенәҗәлеп итә.

Тәкъдим ителә торган