Казандагы FIFA җанатарлар фестиваленә ММЧ вәкилләрен аккредитацияләү паспорт һәм түбәндәге документларның берәрсе булган очракта гына гамәлгә ашырылды:
FIFA җанатарлар фестивале мәйданына керү өчен ММЧ вәкиленә FIFA җанатарлар фестиваленә аккредитацияләү үзәгендә өстәмә пропуск алырга һәм Мәйданга керү һәм анда булу кагыйдәләрен укып имза куярга туры килде.
Адрес: Казан, Сибгат Хаким урамы, 4 (FIFA җанатарлар фестиваленә төп керу капкасы каршысында вакытлы корылма)
Эш сәгате:
FIFA җанатарлар фестиваленә Медиа пропускын тапшыру паспорт һәм югарыда язылган өч аккредитация төренең берсе булган очракта гына гамәлгә ашырылды.
ММЧ вәкилләренең һәм телерадиотапшырулар әзерләүчеләрнең нәтиҗәле эшчәнлеге өчен түбәндәге пресс-зоналар оештырылган иде:
1) ММЧ вәкилләре өчен эш зонасы
225 кв.м мәйданлы, үз эченә түбәндәгеләрне алган вакытлы павильон:
Эш периоды: 2018 елның 14 нче июненнән 15 нче июльгә кадәр көн саен. Эш графигы: көннең беренче матчы башланырга 2 сәгать кала ачылды.
2) Фото һәм видеокамералар өчен платформа
Платформа 10 фотографка һәм 6 видео-операторга исәпләнгән иде. Платформага эләгү өчен ММЧның аккредитацияләнгән вәкиленә түбәндәге алымнарның берсе белән урын броньларга кирәк булды:
Заявкалар җыю эше матч башланырга 2 сәгать кала төгәлләнде. Медиа-хокуклар лицензиатлары платформага өстенлекле эләгү хокукын алдылар. Платформага эләгү махсус жилетлар буенча гамәлгә ашырылды.
3) Сценада төшерүләр өчен позицияләр
Сцена зонасында төшерүләр өчен позицияләр каралган иде. Сценадагы позициягә эләгү өчен ММЧ вәкилләренең эш зонасының инфо-дескына мөрәҗәгать итәргә кирәк иде. Медиа-хокуклар лицензиатлары сценадагы позицияләргә өстенлекле эләгү хокукын алдылар. Сценадагы позицияләргә эләгү махсус жилетлар буенча хезмәткәр озатуында гамәлгә ашырылды.
4) Интервью зонасы
Сцена зонасында интервьюлар яздыру өчен зона каралган иде. Бу зонага эләгү өчен ММЧ вәкилләренең эш зонасының инфо-дескына мөрәҗәгать итәргә кирәк булды. Анда эләгү махсус жилетлар буенча хезмәткәр озатуында гамәлгә ашырылды.
5) Тапшырулар әзерләүчеләр зонасы
ММЧ вәкилләренең эш зонасы янында тапшырулар әзерләүчеләрнең транспорт чаралары өчен зона урнашкан иде.
Махсус транспортны тапшырулар әзерләүчеләр зонасына кертү өчен транспорт чараларын аккредитацияләүгә заявка формасын тутырырга һәм аны (ММЧ вәкилләренең Казан шәһәрендә Җанатарлар фестивалендәге эшчәнлекләрен оештыруга кагылышлы сораулар гына каралды. Башка сораулар каралмады.) электрон адресына юлларга кирәк иде.
FIFA Җанатарлар фестиваленә керү өчен тапшырулар әзерләү компанияләре хезмәткәрләре, машина йөртүчеләрне дә кертеп, үзләре белән FIFA яки шәһәр матбугат үзәгенең гамәлдәге аккредитациясен алып йөрергә тиешләр иде, шуның нигезендә аларга FIFA Җанатарлар фестиваленә аккредитацияләү үзәгендә өстәмә пропуск бирелде.
ММЧ вәкилләренең эш зонасына якын гына аерымланган стойка белән туклану зонасы оештырылган иде, анда ММЧ вәкилләре үз акчаларына салкын һәм кайнар кабымлыклар, снеклар, кайнар һәм салкын эчемлекләр сатып алдылар.
Түләү акчалата, карта аша, шулай ук PayPass кулланып та башкарылды. Түләү акчалата башкарылганда бары тик сумнарда гына гамәлгә ашырылды.
Пресс-кафе көн саен Җанатарлар фестиваленең эш сәгатьләрендә эшләде.
Россия Федерациясе территориясендә радиоэлектрон чараларны (РЭЧ) куллану Россия Федерациясе законнары, элемтә өлкәсендәге норматив документлар нигезендә гамәлгә ашырылды. Җанатарлар фестивале территориясендә РЭЧтан файдалану өчен алардан файдаланучы барлык кешеләр дә мәҗбүри рәвештә радиоешлыклар яки радиоешлыклы каналлардан (РЕ) файдалануга рөхсәт алырга тиешләр иде.
РЕ булмаган очракта оештыручылар белән адресына запрос җибәреп, шул ук запросны адресына да юллап, алдан ук элемтәгә керергә кирәк иде.
Кулланучыда даими нигездә бирелгән РЕ булган очракта, аны шулай ук югарыда күрсәтелгән электрон почталар аша оештыручы адресына юлларга кирәк иде. РЭЧларга теләсә-кайсы билгеләнештәге радиотапшыру җайланмалары керә, аларның төп типлары түбәндәге исемлектә бирелгән иде.
Заявка бирелгән радиоэлектрон чараларны куллану мөмкинлегенә һәм аларның гамәлдәге һәм куллану планлаштырыла торган радиоэлектрон чаралар белән электромагнит кыры яраклашуына экспертиза уздыру, материалларны карау һәм Радиоешлыклар буенча дәүләт комиссиясенең 2011 елның 20 декабрендәге 11-13-02 номерлы карары белән расланган чикләрдә радиоешлыкларга яки радиоешлыклы каналларга радиоешлыклар бирү (билгеләү) турында карар кабул итү нигезендә, түбәндәге типтагы РЭЧ өчен Җанатарлар фестивале уздырыла торган территориягә керү һәм РЕ алу буенча мәҗбүри рәвештә рөхсәт алу таләп ителде:
Чикләүләрсез кулланыла торган РЭЧ исемлеге түбәндәгечә иде:
Җанатарлар фестивале территориясендә РЕ тиешле рәвештә рәсмиләштерелмәгән РЭЧлар эшчәнлегенә рөхсәт бирелмәде.
Җанатарлар фестиваленә керү өчен аккредитация узган ММЧ вәкилләре өчен профессиональ җиһазларны алып керү бары тик аккредитацияләнгән затлар өчен карап кертү капкасы аша гына мөмкин булды. Тамашачыларны карап кертү капкасыннан профессиональ җиһазларны кертү тыелды.
Профессиональ җиһазларга өстәмә аккредитация уздыру таләп ителмәде.
Җанатарлар фестивале мәйданында автомобиль кую урыннары каралмаган иде. Җәмәгать транспортыннан файдаланырга киңәш ителде. Мәйданга якын урнашкан муниципаль машина кую урыннарыннан файдаланырга да була иде.
Фестивальгә әзерлек һәм аны уздыру чорында ММЧ вәкилләренә һәм телерадиотапшырулар әзерләүчеләргә (ММЧ вәкилләренең Казан шәһәрендә Җанатарлар фестивалендәге эшчәнлекләрен оештыруга кагылышлы сораулар гына каралды. Башка сораулар каралмады) бердәм почта тартмасыннан аккредитация мәсьәләләре, сервислар буенча мәгълүмати ярдәм күрсәтелде.