Матчлар соң тәмамланган көннәрдә Казан-1 тимер юл вокзалыннан җәяү 10 минутлык арадагы “Спорт сарае” территориясендә (Мәскәү ур., 1 йорт) урнашкан махсус көтеп тору зонасыннан файдаланырга була иде. Бу үз поездың килеп җиткәнче рәхәтләнеп ял итеп, көч җыя торган урын. Анда кадәр түләүсез TS-1 шаттлында (“Спорт сарае” автобуслар тукталышы, “Кремль” метро станциясе) барып җитәргә була иде.
Көтеп утыру зонасына җанатар паспорты яки самолетка/поездга билет булганда керергә була иде.
Эш режимы: Казанда матчлар уздырылган көннәрдә
| Дата | Эш режимы |
|---|---|
| 16 июнь | 21:00 – 09:00 (алдагы көн) |
| 20 июнь | 21:00 – 09:00 (алдагы көн) |
| 24 июнь | 21:00 – 09:00 (алдагы көн) |
| 27 июнь | 21:00 – 09:00 (алдагы көн) |
| 30 июнь | 21:00 – 09:00 (алдагы көн) |
| 6 июль | 21:00 – 09:00 (алдагы көн) |