Керү капкалары
Мәйданга керү капкалары Сибгать Хәким урамы ягыннан урнаштырылды.
Җанатарлар фестивале мәйданыннан “Казан Арена” стадионына кадәр Сибгать Хәким урамы буенча җәяү барып җитәргә була иде (бу урам буенча транспорт хәрәкәте тыелды).
Чыгу
Чыгу юлы төп керү юлына якын гына урнашты. Объекттан чыгып киткәндә саклык камерасына куеп торган әйберләрне онытып кадырмаска кирәк иде.
Фудкорт
Мәйданга килүчеләр традицион “футбол” фаст-фудын (сендвичлар, хот-доглар, кыздырган бәрәңге, пицца, чипсылар һәм төрле снеклар) гына авыз итеп калмыйча, тулы төшке яки кичке аш та алып ашый алдылар. Мәйдан кунакларына татар милли ризыклары булган чәк-чәк, өчпочмак, гөбәдия, бавырсак та тәкъдим ителде. Төп ресторан менюсы бирегә килүчеләрнең яшь категорияләреннән, нәрсә ашарга теләүләреннән, шулай ук дини карашларыннан чыгып эшләнгән һәм үз эченә интернациональ кухня ризыкларын да, Татарстан Республикасы халыкларының милли кухнялары ризыкларын да алган иде. Биредә “Хәләл” категориясе ризыклары да, вегетариан кухнясы ризыклары да булды.
Чараны оештыручы шәһәрнең күргәзмә зонасы һәм сувенирлар
Чараны оештыручы шәһәрнең күргәзмә зонасында Казан шәһәре һәм Татарстанның истәлекле урыннары, халыкның мәдәнияте, традицияләре белән танышырга, фотога төшәргә, Фестиваль символикасы төшерелгән сувенирлар сатып алырга була иде.
Visit Tatarstan интерактив зонасында исә тамашачылар, виртуаль чынбарлык гарнитурасын киеп, республиканың популяр туристлык юнәлешләренә – Бөек Болгарга һәм Свияжск утрау-шәһәренә “оча” алдылар. 360 градус форматындагы роликларны караудан тыш әлеге зона кунаклары Казаннан киткәннән соң да видеороликларны карау мөмкинлеген бирә торган виртуаль чынбарлык күзлекләрен (cardboard) сатып алдылар.
Бәдрәфләр
Санитар модульләр, шул исәптән халыкның хәрәкәтләре чикле төркемнәре өчен каралганнары да, Фестиваль мәйданының барлык территориясе буенча урнаштырылды.
Саклык камерасы
Саклык камерасы Фестиваль мәйданы периметрыннан читтәрәк, С.Хәким урамы белән Бондаренко урамы киселешендә урнашкан иде. Саклык камерасы ышанычлы сак астындагы номерлаштырылган ячейкалар белән җиһазландырылган иде.
Саклык камерасында ячейкалар саннары һәм зурлыклары ягыннан чикле булганга, зур сумкаларны өйдә калдырырга киңәш ителде.
Медицина пункты
FIFA җанатарлар фестивале эшләгән сәгатьләрдә Мәйдан территориясендәге стационар медицина пунктында квалификацияле табиплар һәм фелдьшерлар кизү торды.
Мәгълүмат өстәле
Фестиваль мәйданы эчендә урнаштырылган мәгълүмат өстәленә мөрәҗәгать итеп, булачак трансляцияләр графигын, артистлар чыгышлары турындагы, шулай ук шәһәр җәмәгать транспорты эше турындагы мәгълүматларны белергә, популяр экскурсия маршрутлары белән танышырга була иде. Биредә берничә телдә сөйләшә торган волонтерлар эшләде.