Казан — туристлар өчен уңайлы һәм куркынычсыз шәһәр. Әмма чит шәһәрдә үзеңә кирәкле җирне, машина кую урынын яки түләүсез Wi-Fi ны тиз генә эзләп табу авыр. Бу биттә сезнең сәяхәт уңышлы узсын һәм бары тик матур хатирәләр генә калдырсын өчен файдалы мәгълүматлар тупланган.
Экстрен хезмәтләр
Дини объектларга керү, аларны карау кайбер кагыйдәләрне үтәүне таләп итә.
Чиркәүләргә һәм мәчетләргә кыска итәкләр, шортылар киеп, иңбашлары, изүләре ачык булган һәм үтә күренмәле киемнәр киеп керү тыела. Дини объектларда кычырып сөйләшергә, гыйбадәт кылучыларга комачауларга, фотога һәм видеога төшерергә ярамый. Теләсә-кайсы гыйбадәтханәгә кергәндә кесә телефонын сүндереп куярга кирәк. Биредә ашарга һәм эчәргә дә ярамый.
Чиркәүдә хатын-кызлар башларында яулык бәйләргә, ә ир-атлар, киресенчә, яланбаш булырга тиешәр. Хатын-кызларга чиркәүгә чалбар киеп керергә ярамый, итәкләре тез башларын каплап торырга тиеш.
Мәчеткә кергәндә аяк киемен салып калдыралар яки бахилла кияләр. Хатын-кызларның тәннәре һәм чәчләре капланган булырга тиеш.
Шәһәрнең күп кенә гыйбадәтханәләрендә дресс-кодны саклау өчен туристларга яулыклар яки тәннәренең ачык урыннарын каплау өчен махсус палантиннар тәкъдим итәләр.
Шәһәр үзәгендә дәүләтнеке булган түләүле машина кую урыннары эшли, алар янына гадәттә тиешле билге һәм паркомат урнаштырыла. Беренче унбиш минут - түләүсез. Шәһәр урамнарында юл хезмәтләре һәм автоматлаштырылган системалар тәртип саклаганлыктан, машина кую урыны өчен алдан түләп кую мәслихәт. Паркинг өчен өч төрле ысул белән түләргә мөмкин:
• Банк картасы/транспорт картасы белән түләү терминалы аша;
• 3116 номерына SMS юллап;
• “Казанский паркинг” мобиль кушымтасы аша (Android, iOS һәм Windows Phone өчен мөмкин).
Шәһәр эчендәге зур сәүдә комплексларының да машина кую урыннары бар. Алардан файдалану кагыйдәләрен урыннарда ачыкларга киңәш итәбез.
Фестиваль мәйданында түләүсез Wi-Fi (FAN_FREE_WIFI) булды. Беренче тапкыр челтәргә тоташканда телефон номерына килә торган СМС аша авторизация узарга кирәк иде.
Сез шәһәрнең җәмәгать урыннарында түләүсез бәдрәф модульләреннән файдалана аласыз. Түләүсез бәдрәфләр шулай ук барлык зур сәүдә үзәкләрендә дә бар.