Хокукый мәгълүмат

Әлеге сайт (https://kzn2018.com) Казан шәһәрендә ФИФА канаты астында уздырыла торган чаралар җанатарлары өчен рәсми Интернет-сайт (алга таба - Сайт) булып тора. Сайтка булган барлык хокукларга да “Спорт һәм социаль проектлар диекциясе” КБАО ия. Сайт материалларыннан һәм сервисларыннан файдалану Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары нормалары белән көйләнә.

Сайттагы мәгълүматтан файдалану турында

Сайттагы текст материалларын мәгълүмати максатларда гына файдаланырга ярый. Текстларны күчереп бастыру һәм ММЧларда цитата буларак китерү мәгълүмат чыганагы буларак Сайтның тиешле битенә сылтама бирелгән очракта гына рөхсәт ителә. Челтәр ММЧлары Сайтның тиешле битенә гиперсылтама урнаштырырга тиешләр. Күчереп бастырган (цитата китерелгән) мәгълүматларга нинди дә булса үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү яки аларны бозып бирү тыела. Сайттагы фотоматериалларны, аудио- һәм видеофрагментларны, Сайтның аудиовизуаль һәм график эчтәлегеннән файдалану бары тик “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАОдан алдан язма рөхсәт алган очракта гына рөхсәт ителә.

Әлеге сайтта бирелгән мәгълүмат мәгълүмати характерда гына. “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО әлеге сайтта урнаштырылган мәгълүматтан файдалану белән бәйле рәвештә барлыкка килгән яки килеп чыккан ниндидер югалтулар өчен җаваплы түгел.
Сайтта урнаштырылган сылтамалар буенча барганда сайттан файдаланучы аннан чыгып китә. “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО читтәге оешмаларның мәгълүмат чыганакларыннан алынган мәгълүматларның төгәллеге, тулылыгы һәм дөреслеге өчен җаваплы түгел. Башка сайтларга сылтамалар бары тик кулланучыга уңайлы булсын өчен генә бирелгәннәр һәм реклама максатларын күздә тотмыйлар.

Йөкләп алырга мөмкин булган материаллардан файдалану турында

Сайт бүлекләрендә урнаштырылган һәм йөкләп алу өчен каралган барлык материаллар, шул исәптән фотоматериаллар һәм видеофрагментлар, текст, аудиовизуаль һәм график эчтәлектәге материаллар бары тик коммерциячел булмаган (шәхси, танышу өчен, белем бирү өчен, тикшеренү һәм шундый төрдәге) максатларда гына җәмәгатьчелек өчен ачык булып тора. Йөкләп алырга мөмкин булган материаллардан башкача файдаланылган очракларда “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО тәртип бозучыны законнарда каралган гражданлык-хокукый, административ яки җинаять җаваплылыгына тартуны даулау хокукын үз артында калдыра.

Әлеге кагыйдәләргә үзгәрешләр кертү тәртибе

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО әлеге бүлектәге кагыйдәләрне теләсә кайсы вакытта берьяклы тәртиптә үзгәртергә хокуклы. Андый үзгәртүләр яңа версияне Сайтка урнаштырганнан соң 3 (өч) көннән соң үз көченә керә. Үзгәртүләр белән килешмәгән очракта Кулланучы Сайтка керүдән баш тартырга, Сайт материаллары һәм сервисларын файдалануны туктатырга тиеш.