Сервислар

Табылдыклар бюросы Фестиваль мәйданы территориясендәге мәгълүмат өстәлләре янында урнаштырылды. Нинди дә булса әйбер югалган яки, киресенчә, нәрсәдер тапкан очракта, Табылдыклар бюросына мөрәҗәгать итү соралды. Бюродан нәрсәдер алу яки бюрога тапшыру өчен документлар тутырырга кирәк иде.

Казандагы FIFA Җанатарлар фестивалендә югалган яки онытылып калган әйберләр турындагы мәгълүматны (Полина) почтасы аша соратырга була.

Мәйданга балалар белән килгән очракта, Фестивальнең мәгълүмат өстәлләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк иде. Анда баланың исемен һәм әти-әниләрнең яки балаларны озатып йөрүче башка затларның телефон номерларын язып, махсус беләзек бирделәр. Бу бала адашып, әти-әнисен яки озатып йөрүчеләрне үзе эзләп таба алмаган очракта ярдәм итү өчен кирәк иде.

Фестиваль мәйданында түләүсез Wi-Fi (FAN_FREE_WIFI) булачак. Беренче тапкыр челтәргә тоташканда телефон номерына килә торган СМС аша авторизация узарга кирәк.

Тәмәке тарту өчен каралган зона Фестиваль мәйданы территориясендә урнашкан һәм янгын куркынычсызлыгына каршы кагыйдәләр нигезендә җиһазландырылган иде.

Халыкның хәрәкәтләре чикле төркемнәре объектта үзләрен уңайлы хис итсеннәр өчен биредә пандуслар белән булган махсус каты подиум зонасы каралган иде. Шулай ук мәйданда хәрәкәтләнү буенча да махсус маршрутлар төзелде.

Халыкның хәрәкәтләре чикле төркемнәре мәйдан территориясендә үзләрен уңайлы хис итсеннәр өчен FIFA җанатарлары фестиваленә килү өчен  электрон адресына алдан заявка бирү соралды.