Казан — мультимәдәни шәһәр, биредә сез грузин һәм үзбәк кухнялары биналарын да, француз кафесын һәм рус пекарняларын да, шулай ук итальян һәм япон рестораннарын да күрә аласыз. Фастфуд, паблар һәм бургерлар ясап сату челтәре дә нык үскән. Барлык туклану урыннарында да диярлек Европа һәм рус кухнясы ашлары менюсы бар.
Җирле милли кухня бик күп төрле ризыклар белән тәкъдим ителә. Биредә итле ризыкларны яратучылар да, вегетарианнар да, шулай ук десертлар яратучылар да теләгәннәрен таба алачаклар.
Өчпочмак
Бу ризык эченә туралган бәрәңге һәм ит (бозау ите яки сарык ите) салып, өч почмаклап бөреп пешерелә. Исеме дә шуннан алынган. Аягурә тамак ялгап алырга яхшы чара. Утырып иркенләп ашарга вакытыгыз булган очракта аны традицион тавык шулпасы белән сорарга киңәш итәбез. Казанда булган чакта “Туган авылым” комплексы территориясендәге “Өчпочмак” һәйкәле янында фотосурәткә төшәргә онытмагыз.
Кыстыбый
Әлеге ризык берникадәр күләмдә испаннарның кесадиясенә яки төрекләрнең гөзләмәсенә ошаган. Кыстыбый — урталай бөкләп капланган, уртасына бодай боткасы яки бәрәңге боламыгы сыланган белен. Тәмле, туклыклы һәм милли колорит белән. Вегетарианнар өчен бик яхшы вариант.
Чәк-чәк
Чәк-чәк — татарларда кунак сые, кунакларны нәкъ менә чәч-чәк белән каршылау гадәткә кергән. Чәк-чәкне зур булмаган, түгәрәк яки овал формадагы һәм майда пешерелгән камыр кисәкләреннән ясыйлар. Майда пешкән камыр кисәкләрен балда бутап алалар һәм пирамида яки дүртпочмак рәвешендә өеп, катыралар. Чәк-чәкнең татар халкының көндәлек тормышында һәм туристларны җәлеп итү юнәлешендәге роленең никадәр зур булуын Казанда әлеге баллы ризыкка багышланган музей булуы да ачык күрсәтеп тора.
Гөбәдия
Зур тантаналарда иң төп сыйның берсе булган гөбәдияне бүген теләсә-кайсы кафеда табарга була. Чәйгә менә дигән туклыклы десерт. Ул корт (кайнатылган эремчек), бүрттерелгән дөге, йомырка һәм парландырылган йөзем җимешеннән катлап ясала.
Чәй
Казанда үзенчәлекле “татар” чәе пешерәләр. Аны барлык кафе һәм рестораннарда да сорарга була. Әлеге чәйгә мәҗбүри нигездә чабыр үләне салынырга тиеш, кайчакта бөтнек өстиләр. “Татар” чәе кипкән җимешләр яки сөт белән бирелә.