FIFA™ Җанатарлар фестивале

Казанда FIFA җанатарлар фестивале™ – ул:

Футбол буенча FIFA дөнья чемпионатының™ барлык матчларының зур экранда турыдан-туры трансляцияләре;
Казан Кремленә һәм Казансу елгасы акваториясенә гаҗәеп матур күренеш;
Футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты™ спонсорларыннан активлыклар;
концертлар һәм шоу-программалар;
Футбол буенча FIFA дөнья чемпионатының™ лицензияле продукциясе сатыла торган рәсми кибетләр;
Югары сыйфатлы интернациональ кухня.


Казанда FIFA җанатарлар фестиваленә™ барлык теләүчеләр дә бушлай керде.

Казанда фестиваль “Казан” гаилә үзәге каршындагы популяр шәһәр мәйданы янында узды.

Мәйданга керү кагыйдәләре

Җанатарлар фестивале мәйданына керү капкасыннан тамашачыларны җентекләп тикшереп уздырдылар. Әлеге процедураның кирәклеген аңлап, кешеләр тыныч кабул иттеләр.

FIFA җанатарлар фестивале мәйданына керер алдыннан мәйданда үзеңне тоту кагыйдәләре һәм мәйданга алып керергә ярамый торган предметлар исемлеге белән танышу мәҗбүри иде.
укырга.

Тыелган предметлар

Кәгазь рулоннар һәм пачкалы кәгазьләр

Пыяла контейнерлар һәм шешәләр

Велосипедлар, роликлар, скейтбордлар, самокатлар

Сыеклыклар

Планерлар, дроннар, һава еланнары һәм оча торган башка төр әйберләр

Хайваннар, сукырларны озатып йөрүче этләрдән кала

Аэрозоль баллоннар

Макияж өчен каралган әйберләрдән кала буягыч матдәләр

Ризыклар һәм эчемлекләр

Музыкаль инструментлар, вувузеллар

Ябык килеш 25 см дан озынрак булган кулчатырлар

Кешене тануны кыенлаштыра торган маскалар, шлемнар

Селфи-таяклар, штативлар

Размерлары 2x1,5 м дан артык булган флаглар һәм баннерлар

Корал, чәнчегеч һәм кискеч предметлар

Җыелмалы урындыклар

Күләменнән бәйсез рәвештә сибелүчән матдәләр

Термослар һәм флягалар

Шартлаткыч, янучан, пиротехник матдәләр

Бронежилетлар, корсетлар

Радиоэлектроника, фонарьлар, башкаларга матчны карарга комачаулый торган бүтән предметлар

Ничек килеп җитәргә

Сибгат Хаким ур. 3

Игътибар! FIFA Җанатарлар фестивале™ уздырыла торган көннәрдә Сибгать Хәким урамы буенча (Декабристлар урамыннан Әпсәләмов урамына кадәрге ара) хәрәкәт ябык булачак.

“Яшьләр үзәге” тукт.
6, 15,22, 28а, 29, 35а, 37, 47, 74а, 75, 89, 98, 117 нче автобуслар

“Энергетика университеты” тукт.
6, 15, 22, 28, 29, 35, 37, 47, 74, 75, 89, 98, 117 нче автобуслар
2 нче троллейбус

“Кәҗә бистәсе” метро ст.