Туризм
Футбол буенча 2018 елдагы дөнья чемпионатында катнашучылар һәм чара кунаклары өчен Казанда тәүлек әйләнәсе дәвамында (15 нче майдан 15 нче августка кадәр) Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәгенең кайнар элемтәсе эшли (Россия Федерациясендә теркәлгән телефон номерларыннан шалтырату бушлай)
Валюта
Россиядәге төп акча берәмлеге – сум RUB.
Валютаны банкларның рәсми офисларында алыштыру яхшырак. Валютаны алыштыру курсын Россия Федерациясе Үзәк банкы билгели.
Миграцион учет
Юк, әгәр дә кунакханә яки хостел рәсми рәвештә эшләсәләр, ресепшн хезмәткәрләре моны сезнең өчен теркәлү вакытында эшлиләр.
Россия Федерациясе территориясенә килгән теләсә-кайсы чит ил гражданины беренче 3 көннәр эчендә миграция үзәкләрендә исәпкә алынырга тиеш.
Казанда бу эш өчен ике миграция үзәге җавыап бирә:
Әгәр дә миграция картасы югалган икән, Казанда түбәндәге адресларда аның күчермәсен алырга була:
Казандагы ФМХИ бүлекләре: Побежимов ур., 39 (Авиатөзелеш районы); Богатырев ур., 2/5 (Киров районы); П. Лумумба ур., 52 (Совет районы); Гагарин ур., 91 (Мәскәү районы); Восстание ур., 26 (Яңа Савин районы); Комаров ур.,14 (Идел буе районы); Чехов ур., 8 (төп).
Урнашу
Казанда Чемпионат вакытында шәһәр кунакларын урнаштыру буенча кайнар элемтә эшли.
Транспорт
2018 елның 1 нче июненнән 10 нчы июльгә кадәр 5:00 сәгатьтән алып икенче көннең 1:00 сәгатенә кадәр “Зур Казан боҗрасы” территориясендә рөхсәт ителгән 5 тонна авырлыктан арткан транспорт чаралары, шулай ук куркыныч, зур күләмле һәм зур авырлыктагы йөкләр ташучы транспорт чаралары өчен чикләүләр кертелә. (Казан шәһәре башкарма комитетының 2018 елның 18 апрелендәге 1425 номерлы карары).