Казан Кремле шәһәрнең нәкъ уртасында, Казансу елгасының биек ярында урнашкан. Ул Россиядә сакланып калган бердәнбер татар крепосте һәм анда беренче шәһәр төзелеше планлаштырылуы нигезләре чагылдырыла. Комплекс архитектурасында төрле мәдәниятләр: Идел Болгарстаны, Алтын Урда, урта гасырлар Казан-татар, итальян һәм рус мәдәниятләре бик килешле рәвештә үрелгәннәр.
Комплекс дөрестән дә туристлык энҗесе булып тора. Аның территориясендә җиде музей, шулай ук “авып бара торган” Сөембикә манарасы, Спас башнясы, Казан ханнары мавзолее хәрабәләре, Губернатор сарае урнашкан. Кол Шәриф мәчете белән Благовещение соборының янәшә торулары исә ике конфессия вәкилләренең дус-тату яшәүләренең матур үрнәге булып тора. Кремльнең күзәтү мәйданнарыннан Казансу елгасы, Миллениум күпере, Игенчеләр сарае, Крель яр буе һәм “Казан Арена” стадионы уч төбендәге кебек күренеп тора.
Казан Кремле 2000 елдан ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы объекты булып санала.
Казан, Кремль
kazan-kremlin.ru
Казан, Кремль
“Үзәк стадион” тукт.
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75, 98, 117 нче автобуслар
2 нче троллейбус
“Батурин” тукт.
22, 28, 28а, 83, 89 нчы автобуслар
“Кремль” метро ст.