Алабуга шәһәре

Алабуга “Татарстанның энҗе муенсасы” махсус туристлык маршрутына кергән. 2007 елда ул мең еллыгын билгеләп узды. Алабугада күренекле рус пейзажчысы И. Шишкин иҗат иткән, кавалерист кыз Н. Дурова яшәгән, рус шагыйрәсе Марина Цветаеваның да соңгы көннәре биредә узган. Алабуга - XIX гасыр атмосферасын саклаган уңайлы шәһәр, аның урамнары яшеллеккә күмелеп утыра, артык биек булмаган сәүдәгәр йортлары сине үткәнгә алып китәләр, Кама һәм Тойма елгалары кушылган урынга матур күренеш исә Россия табигатен барлык матурлыгында тою мөмкинлеген бирә. Биредә данлыклы музейлар, мемориаль комплекслар, шулай ук күренекле рәссам табигатьне натурадан ясаган “Шишкинские пруды” табигать паркы урнашкан. Шәһәрнең визит карточкасы – “Шайтан каласы” – Кама елгасының биек ярында Кама буенча йөзеп килүче морякларның һәм сәүдәгәрләрнең котын алып торган болгар крепосте хәрабәләре.

Ничек килеп җитәргә

Татарстан Республикасы, Алабуга шәһ.

Татарстан Республикасы, Алабуга шәһ.

elabuga.com