“Казан” гаилә үзәге

“Казан” гаилә үзәге – FIFA 2018 җанатарлары фестивале мәйданы!

“Казан” гаилә үзәге — үзенчәлекле архитектурага ия булган уникаль бина. Ул Казансу елгасының Казан Кремленә каршы ярында урнашкан. Шәһәр халкы аны, формасы белән бакыр казанга ошаганлыктан, “Казан” дип йөртәләр һәм бу очраклы хәл түгел. Риваятьләрдә Казанның атамасы да ризык әзерләү өчен кулланыла торган савыт - “казан” сүзеннән килеп чыккан дип әйтелә.

Үзәкнең түбәсендә Казандагы иң яхшы күзәтү мәйданнарының берсе урнашкан. Күзәтү мәйданыннан Казан Кремленә һәм шәһәрнең башка истәлекле урыннарына бик матур күренешләр ачыла, яшь парлар һәм туристлар анда күтәрелергә бик яраталар. Бу ике катлы мәйдан 32 метр биеклектә урнашкан.

Гаилә үзәгенең тирә-ягында биредә теркәлгән никахларны бәла-казалардан, кайгы-хәсрәтләрдән саклар өчен барслар һәм зилантлар урнаштырылган. Үзәкнең тирә-ягында яшеллек күп, җәяү һәм велосипедта йөрү өчен махсус юллар салынган. Ерак түгел генә урнашкан причалдан прокатка көймәләр һәм катамараннар алырга да мөмкин.

Ничек килеп җитәргә

Игътибар! FIFA Җанатарлар фестивале™ уздырыла торган көннәрдә Сибгать Хәким урамы буенча (Декабристлар урамыннан Әпсәләмов урамына кадәрге ара) хәрәкәт ябык булачак.

“Яшьләр үзәге” тукт.
6, 15,22, 28а, 29, 35а, 37, 47, 74а, 75, 89, 98, 117 нче автобуслар

“Энергетика университеты” тукт.
6, 15, 22, 28, 29, 35, 37, 47, 74, 75, 89, 98, 117 нче автобуслар
2 нче троллейбус

“Кәҗә бистәсе” метро ст.