Сувенирлар

Сәяхәттә иң мөһиме — өйгә кайткач та синең белән калачак истәлек. Матчларны караудан бушаган арада мең еллык тарихы булган Казан белән танышу барышында сувенирлар сату нокталарына да тукталырга була иде. Казан мәчесе сыны, үзенчәлекле күн эшләнмәләр, көмеш бизәнү әйберләре, Казан күренешләре төшерелгән открыткалар һәм магнитлар сәяхәт турында әле озак еллар искә төшереп торачак.

Күн эшләнмәләр

Күн эшләнмәләр

Казан осталары элек-электән күнне үзенчәлекле итеп мозаикалы эшкәртү осталыгы белән дан тотканнар. Сумкалар, читекләр (татар итекләре), чын күннән ясалган башмаклар, үзенчәлекле итеп эшләнүләре һәм төрле төсләрдә булулары сәбәпле, гадәти күн эшләнмәләрдән нык аерылып торалар. Мондый эшләнмәләр гадәти сувенирлар гына түгел, ә озак еллар хезмәт итәчәк көндәлек кием дә була ала.

Түбәтәй

Түбәтәй

Зур булмаган, тигез өсле түгәрәк баш киеме ул. Аны гадәттә караңгы төсләрдәге бәрхеттән яки замшадан ясыйлар, бисер һәм алтын җепләр белән чигәләр. Түбәтәйнең киҗе-мамыктан эшләнгән җәйге варианты җирле халыкка һәм туристларга панама яки эшләпәне алыштыра.

Казан мәчесе

Казан мәчесе

Казан мәчесе - шәһәр инанулары һәм легендалары герое. Казан мәчесе статуэткалары Бауман урамындагы туристларны бик нык кызыксындыра торган шул исемдәге һәйкәл кебек үк популяр. Тормыштан канәгать мәче фигуралары бик күп төрле рәвешләрдә тәкъдим ителә. Олыларга да, балаларга да яшы бүләк.

Магнитлар һәм брелоклар

Магнитлар һәм брелоклар

Магнит - бар дөнья туристлары арасында популяр сувенир. Казанның истәлекле урыннары һәм Зилант (шәһәр гербы) сурәтләнгән магнитлар, шулай ук традицион татар милли ашлары: өчпочмак һәм чәк-чәк формасындагы магнитлар суыткычыгыздагы магнитлар коллекциясенә бик матур өстәмә булачаклар.

Матрешка

Матрешка

Казандагы сувенирлар сату нокталарында традицион рус матрешкасының татар “сеңлесен” очратырга була. Әлеге курчак татар милли киемнәренә киендерелгән, башында татар калфагы.

Чәк-чәк

Чәк-чәк

Татлы милли ризык камыр кисәкләреннән һәм җирле балдан әзерләнә. Сыйфатлы чәк-чәкнең саклану вакыты озын булу аның белән җир шарының иң ерак нокталарында яшәүче туганнарны да сыйлау мөмкинлеген бирә.

Тәкъдим ителә торган