Россиядә 2018 елда Футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты™ матчларына керү билет һәм җанатар паспорты, икенче төрлеәйткәндә FAN ID – тамашачының шәхсиләштерелгән картасы буенча гамәлгә ашырылды. Карта исемле булып, һәр аерым тамашачы өчен ясалды, ул матчка керергә теләгән һәркем өчен, шул исәптән Россия резидентлары һәм балалар өчен дә мәҗбүри булып торды.
FAN ID һәм матчка билет чемпионатны оештыручы шәһәрләр арасында йөрүче махсус поездларда бушлай йөрү, шулай ук матчлар барган көннәрдә чемпионатны оештыручы шәһәрләр эчендә җәмәгать транспортында бушлай йөрү хокукын бирде.
Чит илләрдән булган тамашачылар өчен FAN ID чемпионатның беренче матчы уздырылырга ун көн кала башланып, чемпионатның соңгы матчы тәмамланганнан соңгы ун көн дәвамында Россия территориясендә визасыз яшәү мөмкинлеген ачты.
FAN ID турында тулырак , Россиядә кайнар элемтә телефоны , чит илләрдән шалтыратулар өчен .
Казан, Бауман ур., 44/8, «Родина»