“Казан Арена” - Россиядәге иң күп кеше сыйдырышлы стадионнарның берсе һәм “Рубин” футбол командасының өй аренасы булып тора. Ул футбол матчлары, спорт чаралары, күңел ачу шоулары һәм мәдәни-массакүләм чаралар уздыру өчен каралган күпфункцияле комплекс. Стадион 2013 елның 14 июнендә ачылды.
Бу Россиядә 2018 елдагы Футбол буенча FIFA дөнья чемпионатын™ уздыру өчен махсус төзелгән беренче футбол стадионы. “Казан Арена”ның функциональ зоналарын оештыру футбол стадионнары буенча FIFA техник кулланмасының 5 нче редакциясе нигезендә эшләнгән.
“Казан Арена”ның архитектур тышкы рәвеше ачык трибуналарның дүрт ярусын һәм 4 чыгып китү группасын эченә алган түгәрәк формадагы корылмадан гыйбарәт. Стадион техниканың соңгы казанышлары буенча җиһазланган һәм куркынычсызлыкның барлык нормаларына да җавап бирә.
Үзенчәлекле архитектура теләсә-кайсы сектордан идеаль сурәтне тәэмин итә. “Рубин - Локомотив” беренче матчын стадион 2014 елның 17 нче августында, Футбол буенча Россия чемпионаты кысаларында кабул итте, ә инде 2015 елның 5 нче ноябрендә Европа лигасы кысаларында “Рубин - Ливерпуль” матчы уздырылды.
2017 елдагы FIFA Конфедерацияләр Кубогы кысаларында стадион ярышларның, шул исәптән ярымфиналны да кертеп, дүрт уенын кабул итте. Россиядә 2018 елдагы Футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты™ кысаларында “Казан Арена”да алты матч, шул исәптән 1/8 финалның бер уены һәм чирекфинал уздырылыр дип планлаштырыла.
“Казан Арена” стадионындагы матчларга керер алдыннан стадионга керү тәртипләрен, стадионга алып керү тыела торган әйберләр исемлеген һәм күп кенә башка мәгълүматларны үз эченә алган Тамашачыларның стадионда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән танышырга тәкъдим ителде. укырга.