Хәрәкәтне чикләү

Хәрәкәтне чикләү

Казанда матчлар барган көннәрдә “Казан Арена” стадионы тирәсендә җәмәгать транспорты һәм шәхси транспорт хәрәкәте чикләнде. Ул матч вакытына бәйле иде һәм ул башланырга 4 сәгать кала кертелеп, матч тәмамланып 2 сәгать узгач төгәлләнде. Тулырак расписание һәм карта түбәндә бирелгән иде.

Матч көне һәм вакыты Режим вакыты
16 июнь 13:00 09:00 – 17:00
20 июнь 21:00 17:00 – 01:00 (икенче көн)
24 июнь 21:00 17:00 – 01:00 (икенче көн)
27 июнь 17:00 13:00 – 21:00
30 июнь 17:00 13:00 – 21:00
6 июль 21:00 17:00 – 01:00 (икенче көн)


Хәрәкәт чикләнү чорында Ямашев проспекты буенча җәмәгать транспорты хәрәкәте тыелды.

«Соңгы миль» зонасындагы торак йортларга килү схемалары

Хәрәкәт чикләнү зонасына Чистай урамы һәм Ямашев проспекты буенча урнашкан торак йортлар да эләкте, әмма чикләүләр бары тик урам-юл челтәренә генә кагылды. Стадион янында ук урнашкан йортларга килү юллары башка урамнардан тәэмин ителде.

 
 
 
 
 
 

Йөк машиналары өчен хәрәкәт чикләнү

2018 елның 1 нче июненнән 10 нчы июльгә кадәр 5:00 сәгатьтән алып икенче көннең 1:00 сәгатенә кадәр “Зур Казан боҗрасы” территориясендә рөхсәт ителгән 5 тонна авырлыктан арткан транспорт чаралары, шулай ук куркыныч, зур күләмле һәм зур авырлыктагы йөкләр ташучы транспорт чаралары өчен чикләүләр кертелде. (Казан шәһәре башкарма комитетының 2018 елның 18 апрелендәге 1425 номерлы карары).

 
 

Җанатарлар фестивале зонасы әйләнәсендә хәрәкәт чикләнү

FIFA Җанатарлар фестивале™ уздырыла торган көннәрдә Сибгать Хәким урамы буенча (Декабристлар урамыннан Әпсәләмов урамына кадәрге ара) хәрәкәт ябык булды.