Маршрутыгызны планлаштырыгыз
Килеп чыккан исемлектән маршрутыгызны кайдан башларга, аннары кая барырга планлаштыруыгызны сайлагыз. Карта сезгә автомат рәвештә анда бару юлының иң уңайлы вариантын күрсәтәчәк.
Автобусы
Автобусы номер 22
Казанда шәһәр җәмәгать транспорты челтәре нык үскән. Шәһәр экология торышы турында кайгырта, шуңа күрә биредә электр транспорты челтәре - трамвайлар, троллейбуслар һәм метро хәрәкәте актив үсештә.Метрополитенның һәр станциясе янында җир өсте транспорты тукталышлары урнашкан, бу шәһәрнең теләсә-кайсы өлешенә бер кыенлыксыз барып җитү мөмкинлеген бирә.
Җәмәгать транспортында бер тапкыр бару 25 сум тора. Трамвайларда, автобусларда һәм троллейбусларда бу сумманы кондукторга акчалата түләргә кирәк. Метрода жетоннарны шулай ук акча түләп кассаларда яки махсус автоматларда алырга була.
Казан транспорты
Юлда түләүсез йөрү
КАЗАНДА МАТЧЛАР УЗГАН КӨННӘРДӘ ГЕНӘ
Казанда матчлар узган көннәрдә шәһәр җәмәгать транспортының барлык төрләрендә дә (автобуслар, трамвайлар, троллейбуслар, метро) йөрү түләүсез булды. Матчлар соң беткән очракта җәмәгать транспорты матч тәмамланганнан соңгы 3 сәгать дәвамында эшләде. Җәмәгать транспортында түләүсез йөрүнең шарты - контролерга агымдагы көнгә Казандагы матчка билетны һәм җанатар паспортын (FAN ID) күрсәтү иде.
Такси
Казанда шулай ук такси хезмәтләреннән дә файдаланырга була. Таксины телефон яки махсус мобиль кушымталар аша чакыртырга мөмкин.
Метро
Казан метрополитены аерым игътибарга лаек. Ул СССР таркалганнан соң Россиядә төзелгән беренче метро. Хаклы рәвештә шәһәрнең тагын бер бизәге булып санала. Һәр станциянең дизайны үзенә бер төрле һәм аның исемен яки урнашкан урыны тарихын чагылдыра.