Милли татар сыйлары иң нəзакəтле туристның да күңеленə хуш килə – алар бик тəмле, туклыклы һəм кыйммəт тə түгел. Өчпочмак – эчлеге ит һəм бəрəңгедəн торган өчпочмак формасындагы камыр ризыгы, ə чəк-чəк – бал белəн катырылган камыр ризыгы, кунакларны чəк-чəк белəн каршы алу гадəткə кергəн. Татарстанның милли кухнясы бик төрле, биредə һəркем – вегетарианнар да, итле ризыклар яратучылар да, десертларга өстенлек бирүчелəр дə җаннары телəгəнне таба ала. Казанда нəрсəлəрдəн авыз итəргə кирəклеге турында тулырак биредə укыгыз.
Иске Татар бистəсе – Казанның кайчандыр җирле шагыйрьлəре һəм мəгърифəтчелəре яшəгəн тарихи районы. Иске Татар бистəсе урамнары буенча йөргəндə борынгы агач йортларны, монументаль мəчетлəрне һəм уңайлы кечкенə ишегалларын күрергə була. Халык сəнгате эшлəнмəлəре сатыла торган күпсанлы лавкаларда кулдан эшлəнгəн үзенчəлекле сувенирлар сатып алырга мөмкин. Иске Татар бистəсе турында тулырак биредə укыгыз.
Сөембикə – риваятьлəргə һəм мифларга уралган авып бара торган манара. Кайчандыр Явыз Иван IVкə кияүгə чыгарга телəмəгəн горур Сөембикə патшабикə шул манарадан сикереп үлгəн имеш. Əлеге манарага гəүдəң яки башын белəн сөялеп, аны “ терəтеп ” торган килеш телəк телəсəң, ул һичшиксез чынга аша дигəн ышану яши.
Казан мәчесе – шәһәр халкының иң яраткан риваятьләре һәм әкиятләре герое. Петербургтагы Кышкы сарайны күселәрдән нәкъ менә Казан мәчеләре коткарган, ә аларның дәвамчылары бүген дә «Эрмитаж» дәүләт музее коллекцияләрен кимерүчеләрдән саклап тора диләр. Бауман урамында Казан мәчесенә һәйкәл куелган. Шәһәр халкы һәм туристлар арасында аны сыйпасаң уңышка ирешәсең дигән ышану яши.
Казан Изге Ана иконасының могҗизалы сурәте 2005 елда Рим Папасы Иоанн Павел II тарафыннан Казанга тапшырылды. Бүгенге көндә ул әлеге икона тапшырылган тарихи урында салынган Крестовоздвижение соборында саклана.
Свияжск утрау-шəһəрендə җирле халык əзерлəгəн ризыклар – əле генə пешеп чыккан ипи булсынмы, коймаклармы - гадəттəн тыш тəмле килеп чыгалар, əмма туристлар мичтə пешкəн һəм бал, каймак яки кайнатма белəн бирелə торган коймакларга мөкиббəн китə. Свияжск утрау-шəһəре турында тулырак биредə укыгыз..
Бөек Болгар Идел елгасында борынгы болгар мәдәниятенең калдыкларын саклый. Борынгы шәһәрлекләр хәрабәләре, данлыклы Ак мәчет һәм башка бик күп истәлекле урыннар бар биредә. «Идел болгарларының 922 елда ислам динен кабул итүләренә истәлек билгесе» музей-күргәзмә үзәгендә дөньядагы иң зур басма коръән – барлык мөселманнарның изге китабы саклана. Бөек Болгар турында тулырак биредә укыгыз.
Игенчеләр сараеның үзенчәлекле фасады бөтен дөньядан туристларны һәм фотоблогерларны үзенә җәлеп итә. Фасадның «торыш агачы» рәвешендәге үзәк элементы серле әкият дөньясына алып китә кебек, шуңа биредә фотосурәтләр дә бик матур килеп чыга. Игенчеләр сарае турында тулырак биредә укыгыз.
Раифа ирләр монастыре – эшләп тора торган гыйбадәтханә. Ул Казаннан ерак түгел генә урнашкан һәм теләгән һәркем өчен ачык. Монастырь тирәсендә хәтта табигать тә үзенә бер төрле тынлыкка чумган төсле. Якында гына урнашкан бик матур күлдә яшәүче бакалар да монахларның гыйбадәтләренә комачауламас өчен кычкырмыйлар диләр биредә. Раифа монастыре турында тулырак биредә укыгыз.
Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт театрында татар телендә бик күп төрле спектакльләр: комедияләр, драмалар, мюзикллар, дөнья классикасы шедеврлары һәм милли авторлар әсәрләре куела. Бу татар халкы мәдәнияте белән танышу һәм әдәби татар телен ишетү мөмкинлеген бирә торган иң яхшы урын. Татар телен белмәгән тамашачылар өчен рус һәм инглиз телләренә синхрон тәрҗемә ясала.