Иске Татар бистәсенең килеп чыгышы XVI-XVII гасырларга карый. Бүгенге көндә ул җирле халыкның һәм туристларның яратып йөри торган урыны. Бистә татар телендәге спектакльләр рус һәм инглиз телләренә дә тәрҗемә ителеп күрсәтелә торган Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрыннан башлана. Гаять матур Кабан күле буенда өстенлекне милли кухняга бирүче күпсанлы кафе һәм рестораннар урнашкан. Яр буйлап йөргән чакта борылып, мисалга, Фатыйх Кәрим тыкрыгына кереп китәргә һәм аннан борынгы йортлар һәм мәчетләр сакланып калган Каюм Насыйри җәяүлеләр урамына килеп чыгарга була.
Бистәдә Казанның иҗади интеллигенциясе һәм элитасы: мәгърифәтчеләр, шагыйрьләр һәм язучылар, рәссамнар, имамнар, сәүдәгәрләр яшәгән. Шиһабетдин Мәрҗани йорты, Юнысов-Апанаев йорты, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның әдәби музее урнашкан Шамил йорты, Каюм Насыйриның музей-йорты, Йосыпов йорты һәм башкалар аеручы кызыклы һәм игътибарга лаек биналар.
Бистә урамнары буенча кунакханәләр, татар халык сәнгате эшләнмәләре сатыла торган кибетләр һәм лавкалар урнашкан. Биредә кулдан эшләнгән үзенчәлекле сувенирлар сатып алырга, җирле кухня ризыкларыннан авыз итәргә, милли костюмнарны киеп карарга мөмкин.
Казан, Мәрҗани ур.
Казан, Мәрҗани ур.
“Каюм Насыйри” тукт.
5, 6, 23, 56, 72 нче автобуслар
“Г.Камал театры” тукт.
1, 2, 10, 30, 31, 35а, 37, 47, 54, 63, 74а, 91 нче автобуслар
3, 5, 7 нче троллейбуслар