Татарстан Республикасы Милли музее

Татарстан Республикасы Милли музее – Идел буендагы иң зур музейларның берсе. Элеккеге кунакханә йортында урнашкан әлеге музей бер кварталга якын урынны биләп тора. Аның фондларында төрле чорларга караган 800 меңнән артык кыйммәтле экспонатлар саклана, алар арасында рус патшабикәсе Екатерина IIнең каретасы аерым урын алып тора. Әлеге каретаның төгәл күчермәсе Бауман урамына да куелган һәм ул биредә иң таныла торган әйбер. Борынгы антик тәңкәләр коллекциясе, Ананьин каберлекләрендә казу эшләре алып барганда табылган таш, бронза һәм тимер гасырларыннан калган табылдыклар, сыбызгылар, кулдан язылган китаплар һәм татар мәдәнияте эшлеклеләренең әйберләре дә аерым кыйммәткә ия.

Музей техниканың соңгы казанышлары буенча җиһазландырылган, бу исә бирегә килгән өлкәннәргә дә, балаларга да төрле чорларга күчеп, чынга әйләнеп күз алдына баскан тарихка үз күзләре белән карау мөмкинлеген бирә. Музей буенча сәяхәтләрне рус телендә дә, татар һәм инглиз телләрендә дә алып баралар.

Милли музейга Казанның һәр почмагыннан килеп җитү бик уңайлы – ул шәһәр үзәгендә, Кремль белән янәшә урнашкан.

Музейга билетларны керү ишеге янындагы кассадан алырга була, фотога һәм видеога төшерү өчен өстәмә түләргә кирәк.

Ничек килеп җитәргә

Кремль ур., 2

Кремль ур., 2

tatmuseum.ru