Казанның төп җәяүлеләр урамы Кремльдән башланып китә һәм “Тукай мәйданы” метро станциясе янында төгәлләнә. Күпсанлы кафелары, сувенирлар сату нокталары һәм мода кибетләре йөзләгән туристларны һәм шәһәр халкын үзенә тартып торганлыктан, аны “Казан Арбаты” дип тә йөртәләр.
Урамның гомуми озынлыгы 2 чакрымга сузыла һәм биредә булган һәр бина яки гыйбадәтханә аерым үзенчәлекле тарихка ия. Кайчандыр аны “Проломная” дип атап йөрткәннәр, ник дигәндә, Казанны алган чакта Иван Грозный туплары Кремль стеналарын нәкъ менә шушы урам ягыннан тишкәннәр.
Бауман урамында шәһәрнең данлыклы православие соборлары - Никольский һәм Богоявление соборлары урнашкан. Соңгысының кыңгыраулар эленгән урыны дөньяда иң биекләрнең берсе булып санала һәм Кремльдән үк күренеп тора. Бауман урамы буенча йөргәндә күзегез В.И.Качалов исемендәге рус драма театры бинасына, 1917 елгы Октябрь революциясе вакытында Россиянең алтын запасы сакланган Татарстан милли банкы биналарына да төшми калмас.
Урамны бизәп торучы Екатерина II каретасы копиясе эчендә фотога төшәргә теләүчеләрдән чират җыела. Туристлар “Казан мәчесенә куелган һәйкәл”не һәм урамның буеннан-буена сузылган күпсанлы фонтаннарны аеруча яраталар. Бауман урамында “нуленче километр”, ягъни Казанның географик үзәге урнаштырылган. Анда Казаннан алып Мәскәү, Рим, Париж һәм тагын берничә ноктага кадәр ераклык күрсәтелгән.
Казан, Бауман ур.
Казан, Бауман ур.
“Тукай мәйданы” метро ст.
“Кремль” мерто ст.
“Тукай мәйданы метро станциясе” тукт.
10, 10а, 29, 30, 35, 35а, 54, 63, 71, 90, 91 нче автобуслар
2, 3, 5, 7, 8 нче троллейбуслар