Кремль яр буе - Казан үзәгендә яңа барлыкка килгән истәлекле урын. Аны 2015 елда ачтылар һәм ул шундук шәһәр кешеләренең һәм туристларның яраткан ял урыннарына әйләнде. Ул шәһәрдәге карап йөрү өчен бик матур булган ике зонаны - Казан Кремлен һәм “Казан” милли-мәдәни үзәген тоташтыра.
Кремль яр буендагы үзенчәлекле юл өслеге роликларда һәм велосипедта йөрү өчен бик уңайлы. Велосипед юлларының җәяүлеләр юлыннан аерым булуы исә велосипедта йөрүне куркынычсыз итә. Спорт инвентарен биредә үк урнашкан прокат пунктларыннан алып торырга була.
Иң матур һәм истәлекле фотолар да биредә ясала - Казан Кремленә, Казансу елгасына һәм аның “Казан Арена” стадионы урнашкан каршы ягына, “Казан” гаилә үзәгенә таба ачылган матур күренешләр көндезләрен дә, кичке вакытта да бик матур фон булып тора. Кремльгә якынрак урында, яр буе башланган җирдә фонтаннар эшли.
Кремль яр буенда тәмле итеп тамак ялгап алыр урынны һәрвакыт табарга була. Биредә Европа һәм Азия кухнялары рестораннары, кофейня һәм коймак йортлары ел әйләнәсе эшләп тора.
Кышкы чорда яр буе биләмәсендә озынлыгы 1 чакрымга җиткән шугалак катыралар һәм Кыш бабай йорты белән әкияти шәһәрчек төзиләр.
Казан, Кремль яр буе
kremlinnab.ru
Казан, Кремль яр буе
“Батурин” тукт.
22, 28, 89, 28а, 83 нче автобуслар
“Кремль” метро ст.
“Үзәк стадион” тукт.
6, 15, 29, 35, 35а, 37, 47, 74, 74а, 75, 98, 117 нчы автобуслар
2 нче троллебус
“Кремль” тукт.
98 нче автобус