Әдәби татар телен ишетергә мөмкин буган урын, “Иске Татар бистәсе капкасы”, гадәти булмаган түбәле бина – болар барысы да Галиәсгар Камал театры турында.
Театр бинасы Казан үзәгендә урнашкан Иске Татар бистәсе тарихи районына керү юлын ачып җибәрә. Бу бик символик мәгънә бирә, ник дигәндә, әсәрләре нигезендә бүгенге көндә дә спектакльләр куела торган язучылар нәкъ менә шушы борынгы бистәдә яшәгәннән бит.
Театр репертуарында татар әдәбияты әсәрләре, замана авторлары әсәрләре нигезендәге спектакльләр бар, чит ил классикасына да урын бирелә. Спектакльләр бары тик татар телендә генә бара, әмма тамашачыларга уңайлы булсын өчен алар рус һәм инглиз телләренә синхрон тәрҗемә ителәләр. Колакчыннарны залогка алып була, аларны билет сатучылардан сорарга кирәк.
Театр һәр ике ел саен төрки халыкларның “Нәүрүз” халыкара театр фестивален уздыру урынына әйләнә. Әлеге фестивальгә Россиядән, Төркиядән, Әзербайҗаннан, Төрекмәнстаннан, Кыргызстаннан, Казахстаннан һәм башка илләрдән 500 дән артык кунак килә.
Галиәсгар Камал театры – татар мәдәнияте белән танышу өчен менә дигән урыннарның берсе.
Спектакльләргә билетларны, аларга сорау бик зур булганлыктан, алдан алып кую хәерле. Билетларны театр кассаларында яки онлайн да алырга була.